Фәрит Мөхәммәтшин: «Сайлауда һәркемгә катнашырга кирәк»

Бүген — Россия Президентын сайлауның беренче көне. Ил халкы өч көн дәвамында тавыш бирәчәк.

Казан шәһәренең 43 нче номерлы сайлау участогында (Жуковский урамындагы 116 лицей) Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да тавыш бирде. Тормыш иптәше Луиза ханым белән алар сайлау участогына елмаеп, күтәренке кәефтә килеп керделәр.

— Мин республиканың Дәүләт Советы Рәисе буларак беренче көнне үк тавыш бирергә булдым. Бу фикеремне гаиләм дә хуплады. Без үрнәк күрсәтергә тиеш. Битараф булырга ярамый, — диде Парламент башлыгы килә-керешкә. — Бу компаниядә һәркемгә катнашырга кирәк. Барыбызга да киләчәгебезнең тыныч, ышанычлы булуы, ил башлыгының синең гозерләреңә жавап бирүе кирәк бит. Бугенге катлаулы шартларда Россия тыныч яшәсен өчен лаеклы илбашын сайлау мөһим. Татарстанда яшәүче һәркем шулай эшләр дә дип ышанам.
Фәрит Мөхәммәтшин быелгы сайлауның үзенчәлекле булуын да билгеләп үтте.
— Биредә ниндидер локаль район депутаты яисә житәкчесе генә сайланмый. Монда күпмилләтле зур илебезнең Президенты сайлана. Халык белән очрашуларда безгә ышанычлы житәкче кирәк, дигән сүзләрне еш ишеттек. Алар шушы өч көн дәвамында Конституция нигезендә беркетелгән бурычын үтәрләр дип өметләнәм, — диде ул.
Парламент Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең дә быелгы сайлауларны күтәренке рухта, ныклы өмет белән каршылавын билгеләп үтте.
— «Бердәм Россия» — илдәге иң зур сәяси партияләрнең берсе. Сайлау кампаниясе барышында партиянең активы белән дә, республика халкы белән дә очраштык.Бу «Бердәм Россия»нең ышанычлы партия булуын тагын бер кат раслады. Без сайлау участокларына мөмкин кадәр күбрәк кеше килеп, үз тавышын бирер дип өметләнәбез, — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү