Фәнис Җиһанша: «Без дәүләтебезнең киләчәге алдында җаваплы»

Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Үз тавышын ул Казан Кооператив институты бинасында урнашкан № 398 сайлауучастогында бирде. 

Аның сүзләренчә, сайлауларда катнашу — һәркемнең гражданлык хокукы.

– Сайлауларны калдырмаска тырышам. Без яшәгән дүләтебезнең киләчәге өчен җаваплы бит! Бүген мин үзем белгән, ышанган һәм хөрмәт иткән кеше өчен тавыш бирдем, — дип сөйләде Фәнис Җиһанша. — Сайлаулардан соң, республикабызда әллә ни зурүзгәрешләр булуын теләмим — булганын сакларга кирәк. Сакларга, якларга һәм шушы юнәлештә зур үрләр яуларга!

Сайлау көннәрендә Татарстанда 36 кешегә «айфон» оту мөмкин булачак, дип хәбәр иткәннәр иде. Камал театры артисты да бу мөмкинлектән файдаланырга җыена:

– Айфон» уйнаталар ди бит әле, менә, мин дә катнашам! Тавышымны калдырыр алдыннан, «селфи» ясадым.

 

 


Фикер өстәү