Социаль челтәргә видео төшерәм дип трамвай юлына ятканнар

Казан шәһәрендә бер төркем яшь егетлрнең трамвай юлына ятып видео төшерүләре күпләрне шок хәлендә калдырган.

«Кыяфәтләре буенча 13-14 яшьлек егетләр трамвай килеп җиткәндәрәк юлга ятып кисәк кенә торалар», дип сөйли аларны видеога төшерүче ир-ат. Видеодан күренгәнчә егетләр трамвай килгәндә рейсларга ята, бәхеткә трамвай йөртүче туктап кала ала. Беркеше дә зыян күрми.

Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең әлеге кыйланмышын күпләр ТикТокка видео төшерә дип аңлаткан.


Фикер өстәү