Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлау буенча тавыш бирелгән бюллетеньнәрнең 99,63%ы эшкәртелгән. Сайлаучыларның 86,68 %ы тавыш бирүгә килгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Морозов Олег Викторович сайлаучыларның 73,42 проценты тавышын җыйган. Ягудин Альберт Әхмәтвәгыйз улы –9,34 процент, Сираев Илнар Рәшит улы – 6,83 процент, Барсуков Николай Александрович – 3,77 процент, Колосов Андрей Васильевич – 3,72 процент, Стражников Леонид Михайлович – 2,30 процент тавыш җыйган.