Хөкүмәт сәгатьлек минималь хезмәт хакы кертергә тәкъдим иткән

Россия Хөкүмәте илдә бер сәгатькә исәпләнгән минималь хезмәт хакы (МРОТ) кертергә тәкъдим иткән. Бу мәсьәлә 2021-2023 елларга Министрлар Кабинеты, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында генераль килешү проектына тәкъдимнәр арасында урын алган, дип яза “Известия”. Яңа документны октябрь аена кадәр әзерләп бетерү күздә тотыла.

Документларга караганда, якларга әлеге мәсьәлә буенча урта фикергә килергә кирәк. Сәгатьлек МРОТның кыска вакытлы хезмәт килешүләре буенча эшләүчеләргә, беренче чиратта, сәгатьләп түләнелә торган эшкә җәлеп ителүчеләргә карата кулланылырга мөмкин булуы искәртелгән. Сәгатьлек минималь хезмәт хакы нормалары нык үсешле илләрдә инде күптәннән гамәлдә булып килә икән.
Белгечләр хәзер бер сәгать эшкә минималь түләүне исәпләп чыгаруга бәйле мәсьәләләрне хәл кылу белән мәшгуль. МРОТтан чыгып исәпләгәндә, ул төрле төбәкләрдә һәм төрле айларда төрлечә булачак ди.
Июнь аенда Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың Россия Хөкүмәтендә тора-бара хезмәткә минималь түләүне арттырырга ниятләүләре, хакимият өчен моның стратегик бурыч булып торуы турында белдерүен искә төшерик.


Фикер өстәү