Сентябрьдә озакка сузылган магнит давыллары көтелә

Фәннәр Академиясенең физик институты (ФИАН) кояшның рентген астрономия лабораториясе мәгълүматлары буенча, сентябрьнең соңгы декадасында кояш активлыгының кинәт артуы көтелә. Ул 25 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр барачак. Кояшның активлыгының иң югары ноктасы 27 сентябрьгә туры киләчәк.

Экспертлар фикеренчә, магнит бураннары барлык кешеләргә дә йогынты ясый, әмма төрлечә. Яшь һәм сәламәт кешеләр бары тик йокысызлыктан интегергә мөмкин. Ә менә хроник авырулары булган өлкәннәр бу чорны бик авыр кичерә.

Бу көннәрдә табиблар кофе һәм энергетик эчемлекләрне куллануны чикләргә киңәш итә, ә спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тартырга кирәк. Шулай ук зур физик йөкләнешләрдән качарга кирәк.

 


Фикер өстәү