Таҗи Гыйззәтнең тууына – 125 ел: аның драматургия тарихында лаеклы урыны бар

Сәхнә әдәбияты һәм театр үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе – Таҗи Гыйззәт. Ул театр артисты, драматург, оста публицист, оештыручы һәм тәнкыйтьче буларак киң танылу ала, һәр өлкәдә матур эшләр калдыра. Үзенең эшчәнлеге белән остазларыннан килгән традицияләрне дәвам иттергән кебек, яңа башлангычларга нигез салып, аларны яңа буын иҗатчыларга тапшыруга зур көч куя.

Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтнең тормыш һәм иҗат юлы ХХ гасырның беренче яртысында булып узган катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалардан аерылгысыз. Ул 1895 елның 15 сентябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Барҗы Умга авылында игенче гаиләсендә туып үсә. Остабикәдә укырга-язарга өйрәнгәннән соң, авыл мәдрәсәсендә белем ала. Әтисе үлеп китү сәбәпле, ишле гаиләне туйдыру өчен, 15 яшеннән хезмәт итә башлый. Күңеле белән иҗатка тартылган егет 1917 елны Ижаудагы татар театрына суфлер булып килә һәм калган гомерен әлеге сәнгать белән бәйли. Давыллы чор һәм шартлар йогынтысында Ижау, Самара, Оренбург, Казан, Сембер, Алабуга, Мәскәү шәһәрләрендәге театр труппаларында артист һәм режиссер вазыйфаларын башкара. Ә инде 1929 елда Г.Камал исемендәге театрга артист итеп алына һәм 1950 елга кадәр шунда хезмәт куя. Ул артист буларак татар, рус һәм чит ил классикасы буенча куелган спектакльләрдә уңышлы образлар иҗат итә.

Таҗи Гыйззәт татар театры үсешенә үзенең шигырьләре, фәнни-публицистик мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә ярдәм итә. Тинчурин һәм Сәйдәш хезмәттәшлеге белән 1920 – 1930 елларда күтәрелеш алган музыкаль драма жанрында уңышлы иҗат итә ул. Аның «Наемщик», «Башмагым», «Ташкыннар», «Чын мәхәббәт» кебек әсәрләрендә җыр текстлары эчтәлекне һәм геройлар характерын ачуда мөһим урын алып тора. Яшьлек елларында ук шигырь язу белән мавыккан авторның әлеге текстлары хис-кичереш тирәнлеге, фикер ачыклыгы белән аерылып тора. Ә инде Салих Сәйдәш һәм Җәүдәт Фәйзи музыкасы белән үрелеп, алар чын сәнгать әсәре булып китә, шуңа да байтагы хәзер дә мөстәкыйль җыр буларак еш яңгырый.

Таҗи Гыйззәт аеруча драматург буларак киң танылу ала. Утыз елга сузылган иҗат гомерендә 37 пьеса язып, шуның 33е сәхнәдә куела. Бу үзе үк әсәрләренең заманчалыгын, үз чоры тамашачысының рухи ихтыяҗына җавап бирүен күрсәтә. Дөрес, әлеге мирас бертөрле генә булмыйча, кайберләре театрлар репертуарында кыска вакытка гына урын ала. Драматург әсәрләре хәзерге театрларда куелмый, бары «Кыю кызлар» комедиясе аерым театрлар репертуарына кертелгән. Аның иҗатын бары тик шул чор әдәби процессы белән тыгыз бәйләнештә генә аңлап һәм бәяләп була.

Ул Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала һәм ирекле, матур тормыш кору теләге белән янып яши. Әдип иҗатта булган 1920 – 1950 елларда яңа совет дәүләте оешып, тоталитар система урнаша, яшәешнең барлык өлкәләре коммунистик идеология тәэсирендә була. Яңа җәмгыятьтә, халык массалары яклавына ирешү максатында, күптөрле идеологик мифлар тудырыла. Аларда үткәнне, шул исәптән хезмәт кешесе тормышын бары тик кара төсләрдә, ягъни михнәт-мохтаҗлыкта яшәүче итеп чагылдыру, ә инде киләчәкне алсу төсләргә манып сурәтләү урын ала. Җәмгыятьне хәрәкәтләндерүче көч итеп сыйнфый көрәшне күрсәтү, югары катлау вәкилләрен дошман көч итеп ачу урын ала. Халыклар дуслыгы, интернационализм идеяләре, кешеләрдәге әхлакый сыйфатлар яклану белән бергә, дингә һәм дин әһелләренә каршы көрәш башлана. Бәхетле киләчәк дигән утопик идеалга ышану кеше шәхесен икенче планда калдыруга, алга исә коллективны, күмәклекне чыгаруга китерә. Миллилек төшенчәсе иҗтимагый сораулар эчендә югала башлый, партиягә, җитәкчеләргә мәдхия уку башлана. Башкалар кебек үк Таҗи Гыйззәт тә әлеге гаять катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр эчендә яшәп иҗат итә. Сәхнә әдәбиятына алып килгән яңалыгы исә берничә яссылыкта карала ала. Берсе чор һәм шәхес мәсьәләсен чагылдыру белән бәйле. Яңа җәмгыять идеалларына хезмәт итеп, ул беренче чиратта, үзе яхшы белгән тормыш материалын – татар крестьянының революциягә килү мәсьәләсен алга куя. «Чаткылар» драмасында милли һәм социаль изүдән, мохтаҗлыктан, хокуксызлыктан иза чиккән крестьянның бунтка – баш күтәрүгә килүе сурәтләнә. Автор сыйнфый көрәшнең ерак тамырларын барлый һәм югары катлау кешеләренең гади халыкка алып килгән михнәтләрен, аларның әхлаксыз эш-гамәлләрен ачып сала. «Наемщик» музыкаль тарихи драмасында крепостнойлык дәверенә мөрәҗәгать итеп, тарихи фактлар аша халык тормышының киң панорамасын күз алдына бастыра. 1936-1937 елларда язылган «Ташкыннар» драмасында татар крестьянының революциягә килү юлын күрсәтү үзәктә тора. Авыл тормышы, социаль тирәлек, шул шартларда крестьянның сәяси аңы үсү, аның үз бәхете өчен көрәшкә килүе тирән психологизм аша эзлекле рәвештә сурәтләнә. Үзенчәлекле чор, билгеле инде, шундый ук геройлар тудыра. Шуңа да әлеге драмалардагы Гаяз, Сабир, Батырҗан, Биктимер карт образлары үз йөзләре белән аерылып торган олы характерлар булып ачыла.

Пьесаларының сәнгати эшләнешенә зур игътибар биреп, алар сюжет-композиция төзеклеге, диалог-монолог бирелеше, гомумән, эчтәлек-форма берлеге ягыннан уңышлы эшләнешләре белән аерылып тора. Сәхнә закончалыкларын яхшы белеп эш итүе фикер-карашларын халыкчан тел белән тамашачыга җиткерү осталыгында чагыла. Аның «Мактаулы заман» (1935), «Таймасовлар» (1941), «Изге әманәт» (1944),  “Чын мәхәббәт» (1947), «Үрнәк адымнар» (1953) кебек пьесалары да заман рухын чагылдыруы һәм чорга туры килгән геройларны сәхнәгә менгерүе белән игътибарга лаек. Алар билгеле бер ясалмалыктан, охшашлыктан, идеологик тасвирлардан котыла алмаса да, шул елларның каршылыклы мохитен, кеше күңелендә барган көрәшне тоемларга ярдәм итә. Талантлы драматург, соцреализм таләпләренә нигезләнгән хәлдә, татар әдәбиятының үзәген тәшкил иткән әдәп-әхлак, ярдәмчеллек, җаваплылык һ.б. сыйфатларны алга куеп яза, шуның белән ул гомумкешелек кыйммәтләрен яклау һәм саклауга килә. Аның җыр-моңга бай, фольклордан килүче мотивлар белән үрелеп сурәтләнгән әсәрләре, үз чоры белән тыгыз бәйлелектә булып, берничә буын укучы-тамашачы тәрбияли. Аерым әсәрләренең 10 – 15 ел дәвамында төрле татар театрларында уйналып килүе шуның ачык мисалы булып тора. Пьесалары күпсанлы шәкертләренә өйрәнү мәктәбе дә булып тора.

Шулай итеп, бай иҗаты белән үз чорының җанлы картиналарын тудырган, үзенчәлекле образлар иҗат иткән, ХХ йөз башы сәхнә әдәбияты традицияләрен 1960 елларга җиткереп, әлеге чорларны дәвамлы бәйләгән

Таҗи Гыйззәтнең драматургия тарихында лаеклы урыны бар.

Әлфәт Закирҗанов


Фикер өстәү