Илсөя Бәдретдинова Хәмдүнә Тимергалиева турында: «Ул бөтенебезне яратты, утыртып сүгә дә белә иде»

Илсөя Бәдретдинова Хәмдүнә Тимергалиева турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

— Иҗатымның башы бик четрекле иде. Мондый җырларны җырлама, татар эстрадасы мондый булырга тиеш түгел дип әйтүчеләр аз булмады. Шул чакта Хәмдүнә апа, татар эстрадасының нинди булырга тиешлеген еллар күрсәтер, һәр кешене тыңлап утырсаң, бөтенләй сәхнәгә чыкмаслык буласың дип, үз сүзен әйтте. Ул безнең бөтенебезне җыеп, туплап торучы иде. Соңгы көннәренә кадәр үкчәле туфлиен киеп, тамашачы алдына ямьсез чыгарга ярамый, үзегезне карап йөрегез, дип әйтә иде. Яше дә бар иде бит, юкса. Алай да, концерт буласы көнне барыбыздан алда килеп, иң соңгы чыгыш ясаса да, өстен-башын карап, әзер булып тора иде. Беркемнән зарланганы булмады. Күпме аралашып та, кеше сөйләгәнен ишетмәдем. Ул бөтенебезне ярата иде. Утыртып сүгә дә белә иде. Аны да кеше алдында эшләмәде. Канатландырып җибәрер өчен, һәрбер артист турында матур сүзләр дә әйтә белде. Чын мәгънәсендә халык җырчысы.


Фикер өстәү