Татарстаннан Иван Соловьев WorldSkills Russia чемпионаты финалында көмеш медаль яулады

Бүген “Полиграфия технологияләре” компетенциясе буенча нәтиҗәләр мәгълүм булды. Сигезенче тапкыр үткәрелүче “Яшь профессионаллар” ил чемпионаты финалында Татарстан вәкиле – “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комбинатының яшь басучысы Иван Соловьев көмеш медальгә лаек булды. Быел ил чемпионаты финалы тәүге тапкыр дистанцияле- “тере” форматта үткәрелә.

Полиграфия технологияләре һөнәре буенча бүләкләр өчен бер үк вакытта Россиянең дүрт шәһәрендә: Мәскәү, Казан, Новосибирск һәм Саратовта барлыгы 7 җыелма команда үзара көч сынашкан. Ярышларда катнашучыларны видео-элемтә аша Мәскәү һәм Казан хөкемдарлары бәяләгән. Ярышларны идарә итү “Казан-Экспо” күргәзмә комплексындагы Ярышларны идарә итү үзәгеннән торып башкарылган.
Казанда ярышлар “А-пресс” типографиясендә катлаулы офсет җайланмасында үткәрелгән. Иң көчлеләр өчлегенә шулай ук Мәскәү һәм Новосибирск вәкилләре кергән.


Фикер өстәү