Бүген иртән Татарстан Президенты Aurus Senat автомобилендә йөреп карады. Президентлар машинасы быел “Алабуга” махсус икътисади зонасында серияләп җитештерелә башлаячак.
Алдагы көнне Рөстәм Миңнехановның Ford Sollers уртак предприятиесе – «Аурус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Адиль Ширинов белән очрашуын искә төшерик. Җәмгыятьнең генераль директоры Татарстанда әлеге автомобильне җитештерүгә әзер булулары турында белдергән.
Рөстәм Миңнеханов инаугурациягә Aurus Senat автомобилендә килде.