Владимир Путинга “Атом” электромобиленең кайчан җитештерелә башлаячагын әйткәннәр

“Атом” электромобиленең тәҗрибә үрнәге киләсе елда әзер булачак. Ә 2025 елда аны серияләп җитештерүгә керешү көтелә. “Ростех” генераль директоры Сергей Чемезов Владимир Путинга шул хакта сөйләп үткән, – дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

“Шундый ук, әмма кечерәк кенә. Автомобиль “КамАЗ”да эшләнде, “Атом” дип атала. Аны биредә – Мәскәүнең элекке “Рено” предприятиесе мәйданчыгында җитештерәчәкбез. 2025 нче еллар урталарында инде серияләп җитештерә башлаячакбыз, дип уйлыйм. 2024 елда тәҗрибә үрнәге әзер булачак”, – дип сөйләп үткән дәүләт корпорациясе башлыгы.
Исегезгә төшерәбез: “Атом” – “Кама” компаниясе эшләгән электромобиль проекты. 2025 елда Мәскәүнең “Москвич” заводында җитештерелә башлаячак.


Фикер өстәү