Идрис Газиев: «Рөстәм Миңнехановның милләткә, Татарстан халкына битараф булмавы хөрмәткә лаек»

Идрис Газиев, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты:

– Татар конгрессы уздырган бөтен вакыйгалар, башка төрле чаралар буенча монда еш булам. Читтән караганда ныграк күренә бит ул. Башкортстанда яшәүче татар буларак, мин Рөстәм Миңнехановның милләт өчен борчылуын, аның шатлыгы-хәсрәте белән яшәвен күрәм. Милләткә, Татарстан халкына битараф булмавы белән хөрмәткә лаек. Монда бик күп эшләр уйланылып эшләнелә. Бу традиция Татарстанның Беренче Президенты Минтимер ага Шәймиевтән килә. Шушы традицияләрне югалтмыйча дәвам итүе өчен Рөстәм Миңнехановка «Афәрин!» диясе генә кала. Мондый сәясәтнең дистә еллар дәвам итүе – яхшы күрсәткеч. Ул – бүген Россиянең иң алдынгы төбәге. Республика, Казан гөрләп тора. Халыкка хезмәт итүнең төп принципларын Президент алга таба да алып барыр дип уйлыйм.


Фикер өстәү