Татарстанда 3 меңгә якын укучыга дәресләргә йөрергә тыелган

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина пандемия шартларында санитар таләпләрне үтәү буенча гомуми белем бирү йортларында тикшерүләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, яңа уку елында Татарстанда 3 меңгә якын укучыга дәресләргә йөрергә тыелган.

Белгеч билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә  көн саен уртача 246 бала дәресләрдән азат ителә. 1 сентябрьдән 713 укучы шөгыльләнүгә кертелмәгән — уку йортына кергәндә аларда ОРВИ симптомнары һәм югары температура тапканнар.


Фикер өстәү