Елмаю нигә безнең геннарга салынмаган?

Японнар, кытайлар нигә гел елмая икән? Тормышлары түгәрәк, бернинди борчу-хәсрәтләре юкмы? Бу хакта сүз кузгатсам, гадәттә: «Аларның күзләре кысык, шуңа күрә гел елмайган кебек тоела», – дип шаярта башлыйлар. Ә минем өчен гаҗәп бер нәрсә бу.

2010 елда Кытайга сәфәр чыккач, бер шәһәрдән икенчесенә ике катлы автобуста барырга туры килде. Ара ерак, кичке якта автобуска утырдык, икенче көнне төш вакытында гына барып җиттек, юлда җәмгысы 15 сәгать тирәсе вакыт узгандыр. Икенче катта, безнең өстә ике кытай егете утыра иде һәм алар 15 сәгать буе нидер сөйләшеп, көлешеп бардылар. Бу миңа бик сәер тоелды. Автобуска утыруга безнең күзләргә инде йокы эленде, ә болар һаман ни турындадыр гәпләшә, нидәндер кызык табып көлә.

Үзебез булган өч шәһәрдә дә бары тик елмаюлы йөзләр генә күрдек бугай. Исәнләшкәндә дә елмаялар, кибет-мазарга әйбер алырга керсәң, кибетчеләрнең авыз ерык, читтән карап торганда кытай кешесе турында әллә монда барысы да «ычкынган» микән, дип тә уйлап куясың.

Шушы галәмәтне дус-ишләргә дә сөйли башлаган идем, алар: «Европада да, Америкада да бөтен кеше елмая, таныш булмасаң да, елмаеп исәнләшә», – диләр. Моңа ышанмас та идем, «ВТ»ның элекке хезмәткәре, хәзер кызы янында Америкада яшәүче Миләүшә дә Казанга кайткан саен шундыйрак сүзләр сөйли. Чистый аптыраш инде, әй! Шәхсән үзем, мәсәлән, Кытай халкы җәннәттә яши димәс идем, әмма алар гаҗәп тырышлар. Япониядә булганым юк, тик бу ил белән шактый ук таныш берәү: «Елмаю японнарның геннарына салынган», – дигән иде. Ә елмаю нигә безнең геннарга салынмаган икән? Россия халкы бик кунакчыл, ачык йөзле үзе, әмма күңелендә һәрвакыт ниндидер сагаю, шикләнү бар кебек. Дуслар белән очрашкач та берәр проблеманы уртага салып талкымый калмыйбыз. Юкса берәр кызык нәрсә турында гына сөйләшергә, теге ике кытай егете кебек шаркылдап көләргә генә бит, ну барып чыкмый. Дөрес, сүз ахырында: «Борчылма син! – дип үзебезне тынычландырган булабыз, – дөньялар гына тыныч булсын!» – дип тә өстибез. Бу сүзләрне мин өлкәннәр, сугыш күргән буын гына әйтә дип уйлап йөри идем, хәзер үзем дә әйткәлим. Чөнки, минем буынга да берничә сугыш эләкте, танышларым арасында Әфганда, Чечняда һәлак булган йә гарипләнгәннәр дә бар. Дустым, йомры сүз остасы Алмаз Хәмзин белән гел хәбәрләшеп, сөйләшеп яшибез. Аның тормышы да җәннәт түгел. Белүемчә, юмор осталарының күбесе рәхәттә яшәми, кайберләренең шәхси тормышы фаҗигаләрдән, күңелсезлекләрдән генә тора диярлек, әмма сер бирмиләр. Алмаз да шундый. Күптән түгел хатынын Төмәнгә операциягә алып барып кайтты Алмаз. Дөрес, операция ясамаганнар, дәваланырга гына киңәш иткәннәр. «Сразы әйтмәделәр, консилиумнар уздыра-уздыра ун көн бүлнистә яшәттеләр. Авырулар янында, яшәү бер дә кызык түгел икән ул, әй, аның каравы Төмәнне күреп кайттым, күптән булган юк иде», – дип көлгән була Алмаз.

Иң авыр вакытларда да сүзне уенга бора, шаярта ала ул. «Без әнә шулай характерны ныгытабыз, көчле булырга омтылабыз. Ярый әле сугышлары чыга, сугыш юк икән, кризисы  килеп чыга, бездә авырлыкларга каршы иммунитет барлыкка килә», – дигән була. Шулай сөйләшәбез-сөйләшәбез дә: «Ну түлке борчылма син!» – дип аерылышабыз.

Тагын ни әйтим инде? Безнең бөтен бәла, бәлки, илдә тотрыклылык булмаудадыр. Шуңа күрә елмаясы урынга күбрәк каш җыерабыздыр. Иртәгә нәрсә булыр икән, дигән шикле уй күңелгә тынычлык бирмидер. Ну сез борчылмагыз, яме!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү