Казанда кечкенә балалары булган гаилә сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.
Әлеге хәл бүген төнлә Һади Такташ урамында булган. Тулы бер гаилә — ир белән хатын, 5 һәм 3 яшьлек ике бала агуланган. Барлык зыян күрүчеләрне дә хастаханәгә алып киткәннәр.
Фаҗига газ колонкасының төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлана.
Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе оештырылган.