Татарстанда үзмәшгульләр өчен электрон документлар әйләнеше кушымтасы барлыкка килде

Татарстанда үзмәшгульләр өчен электрон документ әйләнеше сервисын эшләтеп җибәрделәр. «Транскрипт» мобиль кушымтасы документларны электрон рәвештә йөкләргә, алырга, имзаларга һәм җибәрергә мөмкинлек бирә. Сервис 19нчы сентябрьдә Горки-Әмәт урманында узган үзмәшгульләр форумында тәкъдим ителде, дип яза Казан мэриясе порталы.

Мобиль кушымта аша җибәрелгән электрон документлар шундый ук юридик әһәмияткә ия, чөнки DSS электрон имзасы белән имзалана. Сервис шулай ук заказчылардан имзалауга кергән документларны кабул итә, яңа алынган документлар турында хәбәрнамәләр күрсәтә һәм документлар әйләнешенең бөтен тарихын саклый, дип хәбәр итә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе.

Кушымтадан Татарстанда яшәүче һәрбер үзмәшгуль файдалана ала.

Электрон документ әйләнеше системасында эшләү өчен үзмәшгульләргә «Транскрипт» мобиль кушымтасын урнаштырырга, җибәрергә кирәк булган документны йөкләргә яки фотога төшерергә, аннары файл җибәрергә кирәк булган заказчыны сайларга, документны DSS электрон имзасы белән имзаларга һәм заказчыга документларны җибәрергә кирәк.

Бүгенге көндә Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе һәм Телекоммуникация технологияләре департаменты әлеге сервисны үз биналарын чистарту өчен кулланалар инде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда 26 мең үзмәшгуль теркәлгән, узган ел алар 7 мең булган. Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтелә. Әйтик, күптән түгел 79 казанлы гомуми суммасы 7,7 млн сумлык грант алды. Алынган акчалар товарларның сыйфатын яхшыртырга, җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга, ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итүнең өченче этабы башланды. Тагын 50 үзмәшгуль казанлы 100 мең сумга кадәр грант алачак. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 5 млн сум акча бүленгән.


Фикер өстәү