Ипи акчасы кая китә?

Быел чираттагы муллык елы булды: иген-ашлык, алма-җиләк-җимеш, яшелчә-бәрәңге ишелеп уңды. Юк, ниндидер инвестицияләр, технологияләр сәбәп түгел муллыкка, табигать шартлары шулай килде. Ниндидер бер хикмәт белән алмагачлар алмасын күтәреп тора алмады: ботаклары терәү куюга карамастан сынып төште. Әмма алманың калганын да җыеп бетереп булмый. Печән каерылып үсте. Печән игүче хуҗалыклар сата алмый аны саклауга куйды. Арыш-бодай-арпа басуларында да шундый ук куәт сизелде. Муллык өскә авып төшәм дип тора.
Үзкыйммәт кими мондый чакта, җитештерүчеләр күп сату хисабына, бәяләр төшсә дә, отышлы калалар. Базарның кагыйдәсе шундый: муллык бәяләрне түбәнгә өстери. Әмма Россия базарында ниндидер сәер һәм язылмаган кагыйдәләр хөкем сөрә. Базарлар шыплап тулган саен, бәяләр түшәмгә үрмәли бездә. Халыкның фәкыйрьлеген, сатып алу сәләте кимүен дә исәпкә алмыйлар. Соңгысы бит инде үзе генә дә бәяләр төшүгә сәбәп була ала. Россия базарында азык-төлек инфляциясенең тагын бер кызык ягы бар: бәяләр күпме генә үсмәсен, акча җитештерүче кесәсенә түгел, бөтенләй башка тарафларга юл тота.
Бөртеклеләр уңышы шаккатырырлык бит быел. Җыелган ашлык бөтен фаразларны узып китеп 130 миллион тоннага җитәргә вәгъдә итә. Бодай гына да 82 миллион тонна булыр диләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәяләрне шактый гына төшергән шуңа күрә. Карабодай 9,2 процентка арзанайган, арыш 2,7 процент бәясен югалткан. Арпа гына бераз кыйммәтләнгән. Әмма базар-кибет бәяләре дефляциянең ни икәнен дә белмиләр. Алар бары тик өскә генә күтәрелә. Күтәрелә дип кенә әйтү аз, сикерәләр. Росстат мәгълүматларына таянсак, ярмаларга һәм кузаклыларга кибет бәяләренең ел дәвамында 24,5 процентка, быелның гыйнвар – август айларында 20 процентка үсүен күрербез. Соңгы биш ел эчендә базарлар мондый күтәрелешне белмәгән. 2015 елгы матавыкта гына быелгыдан да зуррак бәя үсеше булган. Солыдан тартылган «Геркулес» әнә 2019 елның июле белән чагыштырганда 10 процентка кыйммәтләнеп, килосы 71 сумга җиткән.
Тегермәнчеләр берлегендә (Российский союз мукомольных и крупяных предприятий) бәяләр үсешен доллар кыйммәтләнү белән аңлаталар икән. Янәсе, бөтреклеләр һәм ярма-он – экспортка бара торган товарлар. Шулай булгач аларны эчке базарда да кыйммәткәрәк сату уңайлы икән, имеш. Тик менә шундый үтемле товарның бәясе ник авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдасына үсми, ә арадашчылар кесәсен калынайтуга гына эшли дигән сорауга җавап юк.
Үткән атнада Россия бодаеның экспорт бәясе, чынлап та, нык кына үсеп, тоннага 222 долларга җиткән икән шул. Сум да очсызлана. Авылдан түбән бәягә сатып алган ашлыкны зур табыш белән читкә озату өчен менә дигән форсат туган спекулянтларга.
Кайбер белгечләр ярма бәясенең үсешен пандемия алдыннан базарда зур сорау пәйда булуы белән аңлатып азапланалар. Әйе, февральдә бер өянәк булды шул. Ул вакытта сатып алган онны әле дә ашап бетерә алган юк. Бу җәһәттән караганда февральдәге ажиотаж вакытында күтәрелгән бәяләр сентябрьгә, һичшиксез, төшәргә тиеш иде. Кибетләрдә тынычлык һәм ваемсызлык хөкем сөрә бит хәзер.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү