Президент Юлламасыннан ни көтәсез? (Зилә Вәлиева фикере)

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юлламасын җиткерәчәк.  

Зилә Вәлиева, Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе: 

– Сайлау алдыннан Президентның бик мөһим мәкаләләре чыкты. Ул анда алдагы елларга планнары белән таныш­тыр­ды. Мәкаләләрдә, бер яктан, сәяси лидер буларак карашы ачыкланса, икенче яктан, аның эшчәнлек планы дип тә кабул итеп була. Мәкаләләргә халык, җәмәгатьчелек тарафыннан да зур игътибар бирелде, тәфсилләп укылды һәм хупланды. Моңа кадәр Рөстәм Миңнехановның корган планы, әйткән сүзе үтәлә бара иде. Шуңа ирешү юллары шушы Юлламада күпмедер дәрәҗәдә күрсәтелер дип уйлыйм. Һәм аларны тормышка ашырыр өчен хөкүмәт, оешмалар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ниндидер бурычлар куелыр дип өмет итәм. Сайлаулар вакытында халык тарафыннан күп тәкъдимнәр, сөйләшүләр булды. Һәр сүз игътибарга алынып, киләчәк планнарга кертелер дип уйлыйм.


Фикер өстәү