Президент Юлламасыннан ни көтәсез?
Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы:
– Юлламада мәгариф тармагына, аерым алганда, татар телен укыту мәсьәләсенә зур игътибар булсын иде. Укытучыларның хезмәт хаклары буенча да яңалыклар күрергә телибез. Юллар да – зур проблема. Акча күбрәк бүленеп бирелсә, зуррак эшләр башкарырга мөмкинлек булыр иде. Район халкына хезмәт урыннарын булдырыр өчен инвесторлар җәлеп ителсен иде дигән теләгебез бар. Бездә дә сәнәгать мәйданнары бар. Юлламада авыл хуҗалыгы тармагына да зур игътибар булсын иде. Яшь белгечләрне авылга җәлеп итү максатыннан яңа программалар булдырылса, яхшы, әлбәттә. «Арендалы торак» программасы тагын да күбрәк финанслансын иде.