Татарстанда 37 яшьлек ир фатирында бер атна буе үлгән килеш яткан

112 коткару хезмәте диспетчерлык пультына Чаллыда яшәүчедән хәбәр килеп ирешә. Шалтыратучы танышының атнадан артык шалтыратуларга җавап бирмәвен һәм фатирының эчтән бикле булуын хәбәр итә.

Коткаручылар ишекне ачып кергән вакытта инде соң була, 37 яшьлек ирнең мәетенә генә тап булалар, дип яза «Челнинские известия».

Фаҗигада криминал эзләре сизелми, үлеменең сәбәбе суд медицинасы экспертизасы үткәргәннән соң ачыкланачак.

 


Фикер өстәү