Армиядә 10 кешене аткан Рамил Шәмсетдинов үз гаебен таныган

Забайкалье хәрби частендә ун кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үз гаебен таныган.

«Гаепләнүче үз гаебен таныды һәм кылган җинаятьләрнең сәбәпләрен җентекләп бәян итте, шулай ук тикшерү барышында аның күрсәтмәләрен урында раслады», — дип хәбәр ителә РФ Тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе сайтында.
Суд психологик-психиатрия экспертизасы Шәмсетдиновның аек акылда булуын раслаган.

РФ Тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби округы буенча хәрби тикшерү идарәсе Шәмсетдинов эше буенча башлангыч тикшерүне тәмамлаган.


Фикер өстәү