Татарстанда коронавирусның «икенче дулкыны» була калса, нинди чаралар күреләчәге хакында әйттеләр

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстанда коронавирусның «икенче дулкыны» була калса, нинди чаралар күреләчәген шәрехләде.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта республикадагы эпидемиологик вазгыять тотрыклы һәм оператив штабның даими контролендә тора. Ул шулай ук коронавирусның чираттагы «дулкыны» була калса, хакимият чикләүләр кертергә җыенмаячак дип белдерде. Табиблар һәм медицина вәкилләре аны ничек дәвалыйсын белә инде.

— Безнең койка-урыннар да җитәрлек. Без коронавируслы пациентларны ничек дәваларга икәнен дә беләбез, ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппаратлары бар. Вазгыять нинди борылыш алыр, бу турында фаразлар бирергә без вәкаләтле түгел, моның өчен эпидемиологлар бар, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү