Татарстанга коронавирустан вакцина кайтып җитәчәк

Татарстан коронавируска каршы вакцина кабул итүгә әзерләнә башладылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр итте.

— Вакцина Россиянең барлык субъектларына бер үк вакытта керәчәк. Аны бер генә төбәк кенә кабул итмәячәк. Препаратлар керү буенча системалы эш башлану белән, бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы һичшиксез хәбәр итәчәк. Хәзер без логистика, кабул итү, теркәү этабында, — диде ул.


Фикер өстәү