Яшьләр Хөкүмәте җитәкчесе: «Юлламада яшьләргә зур игътибар бирелүе сөендерде»

Алла Абросимова, Яшьләр Хөкүмәте җитәкчесе:

– Юлламада яшьләргә зур игътибар бирелүе сөендерде. Бигрәк тә, яшьләр төрле һәм Татарстанда һәркемгә үсеш өчен мөмкинлекләр бар, дигән тезис куандырды.
Без көн саен мәгариф үзәкләре, спорт объектлары, башка мәйданчыкларның ничек эшләвен күзәтәбез, Татарстанда калырга һәм карьерасын үстерергә зур теләк белән киләләр. Кайда туу мөһим түгел, Татарстанда кирәк булуың мөһим, дигән гыйбарә белән 100% килешәм.
2021 елның Туган тел елы дип игълан ителүен исәпкә алып, Яшьләр Хөкүмәте командасы белән моны үз эшчәнлегебезгә дә алырга һәм, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруны нияттә тотабыз.


Фикер өстәү