Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы: «Соңгы елларда Президент ярдәме белән байтак эшләр башкарылды»

Мансур Китаев, Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсе баш табибы:

– Юлламада әйтелгән сүзләр белән килешәм. Соңгы елларда Президент ярдәме белән республика программалары, илкүләм проект буенча байтак эшләр башкарыла. Сырхауханәдә гериатрия, паллиатив ярдәм кабинетлары ачылды. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне авыллардан «Демография» илкүләм проекты буенча, махсус автомобильдә диспансеризациягә йөртәбез. Ул эш Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә алып барыла. Шул ук проектның «Өлкән буын» проекты буенча, үзен карый алмаучыларга да ярдәм оештырыла. Соңгы ике елда республика безне биш «ашыгыч ярдәм» машинасы белән тәэмин итте. Хастаханәдә узган ел азагында йогышлы авырулар бүлеге төзекләндерелде. Реанимация бүлегенә ясалма сулыш алдыру аппараты кайтты. Хастаханәдә һәм сырхауханәгә лифт урнаштырдык. Алар да республика программасы буенча эшләнде. Озакламый яңа сырхауханә бинасы төзелеп бетәчәк һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителә. Анда да лифт булачак. Югары технология ярдәме кирәк булган пациентлар тиз арада республика дәвалау оешмаларына җибәрелә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәрешләр бик күп, берьюлы санап чыгу мөмкин түгел. Барысы да халык мәнфәгатен кайгыртып, яхшы, уңайлы булсын дип эшләнә.


Фикер өстәү