Чит илләрдән кайтучыларга үзизоляциядә утырырга туры киләчәк

Россия Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән кайтучылар өчен эшләнгән кагыйдәләргә үзгәрешләр керткән. Хәзер алар COVID-19 коронавирусына тест тапшырганчы, үзизоляциядә утырырга тиеш.

Министрлыкның бу җәһәттән чыгарылган карарында: “2 пунктның 2.2 пунктчасына түбәндәге эчтәлектәге үзгәрешне өстәргә: “Чит илдән кайткан кеше, COVID-19 инфекциясенә лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре әзер булганчы, яшәү (булу) урыны буенча үзизоляция режимын сакларга тиеш”, – дип язылган. Анда шулай ук, кагыйдәләр 24 сентябрьдән үз көченә керә, дип күрсәтелгән.
Сүз уңаеннан, пандемия вакытында бөтен дөнья күләмендә инде 31,5 млн кешенең чир йоктыруын, 960 меңнән артыграгының вафат булуын искәртик.


Фикер өстәү