Шәлне ничек бәйләргә? (Бәйләүне адымлап өйрәтү, шәл сайлау буенча киңәшләр )

Матур, мамык шәлне иңгә япканчы, аның шактый юл узганын беләсезме?  Мамык язу, аялау, саву, кату, шәлне бәйләү – түземлек сорый торган эш бу. Кукмара халкы бу эшне аеруча яратып башкара һәм шуның белән дан тота да.

– 4 сыйныфтан бирле шәл бәйлибез. 15 көнгә бер шәл бәйлисе иде инде безгә. Шулай итмәсәң, клубка да чыгыш юк… – дип сөйләде Фирдәүсә апа Ризванова. 65 яшендә булса да, әле дә шәл бәйләү өчен мамыгын, энәләләрен читкә куймаган ул. Сораган кешеләргә бәйләп бирә. Шәл бәйләү өчен кәҗә мамыгын куллана икән. Зурлыгына карап, шәлнең бәясе чама белән 2-3 мең тирәсе ди. Шәл бәйләргә теләге булган һәркем өйрәнә ала икән. “Шәлне күз түгел, кул бәйли. Нәселдән, сәләттән килә дияргә кирәкми. Гадәти бәйләү инде ул”, – ди Фирдәүсә апа.

Ничек бәйләргә?

Элек 400 г йоннан шәл бәйли торган булсалар, хәзер 200 г алалар икән. Мода да үзгәрә икән бит: әби-апалар зур шәлләргә өстенлек бирми, баш өчен генә шәл сорыйлар.

Башта шәлнең читен бәйлибез (160 күзәнәк). Аннары уртаны җыябыз. Уртаны бәйләп бетергәч, калган читләрне бәйлибез. Аннан үреп кенә барасың.

Әйбәт шәлне ничек сайлыйсы?

Уртасыннан җыерып карарга кирәк. Яхшы шәл авыр булмаска тиеш.

Юганнан соң, һәрбер читен киергегә эләктереп, мич янында киптерәсе.

Кул эшләнмәсәенә күп вакыт китә, моңа өстәп мамыкның үзкыйммәте дә өстәлә. Яхшы шәл 3 меңнән дә түбәнрәк бәягә сатылмас.

Элеккеге ысул: нәзек челтәр шәлне йөзек аша үткәрү. Барлык шәл дә йөзек аша узмый.

Кулдан бәйләнгән эшләнмәләрнең “тере” кыяфәте була. Ягъни, күзәнәкләр бераз тигез түгел, элмәкләр, рәтләр җиңел.


Фикер өстәү