Минтимер Шәймиев Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хаты юллаган

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллаган. Хатта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Татарстан мөфтиенең «Яңарыш» Республика Фонды эшчәнлегенә керткән зур хезмәтен билгеләп үткән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезгә «Яңарыш» Республика Фондының эшчәнлегенә ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә үз халкы тарихының һәм милли хәзинәсенең кадерен белгән барлык кешеләр тырышлыгы белән тергезелгән ядкәрләр яңадан үз бөеклегенә иреште. «Яңарыш» Республика Фондының игелекле эшләренә керткән өлешегез югары һөнәри осталык һәм киң күңеллелек үрнәге булып тора. Сезнең барлык игелекле гамәлләрегезгә уңышлар юлдаш булсын!» — диелә Рәхмәт хатында.

Сүз уңаеннан: бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Яңарыш» Республика Фонды оешуга 10 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк.


Фикер өстәү