Баландада эшли дә, ял итә дә беләләр

Буеннан-буена балан утыртылган бу авылга башка исем килешмәс тә иде. Сүзебез – Аксубай районының Түбән Баланда авылы турында. Гореф-гадәт, йолаларын онытмаган, кулланыштан төшеп барганнарын кире торгызган халык яши биредә. Җир җимертеп эшли, матур итеп бәйрәм итә дә беләләр, ди район башлыгы да.

Район башлыгы Камил Гыйльманов авыл халкының барысын да исемләп диярлек белә,  чөнки биредә озак еллар агрофирма җитәкчесе булып эшләгән. Без монда бик күп социаль объектлар төзедек, әмма клубка һаман кул җитмәде, диде ул:

– Ниһаять, миннән бу җаваплылык та төште. Бу җәһәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне әйтәсем килә. Ел саен программаларны гамәлгә ашырыр өчен – 700, кайвакыт 800 миллион сум акча үзләштерелә. Әлеге сумма социаль әһәмиятле объектлар, юллар төзүгә тотыла. Быел, коронавирус пандемиясен кичерүгә карамастан, бездә барлык программалар да гамәлгә ашырылды, берсе дә туктап калмады. Бәйрәмгә кояш үзе дә шатлана кебек. Клубта музыка тынмасын, аңа күбрәк яшьләр тартылсын иде. Ул шулай булыр да. Клуб директоры Василий Воронин – бик күп конкурслар лауреаты, менә дигән кеше! Баланда авылында туучылар саны башка җирләрдәге кебек кимемәде. Хәтта балалар бакчасында урын җитми башлады. Монда балалар бакчасы да, мәктәп тә иң яхшылардан санала. Халык эшли дә, ял итә дә белә.

Башлыкны халык ярата. Балта остасы, агачтан бик күп сәнгать үрнәкләре иҗат иткән Владимир Борисов әнә шулай ди. Баксаң, ул монда эшли башлаганда, фермага кадәр асфальт юл киләчәк һәм сез эшкә туфлидән йөреячәксез, дигән булган икән.  Резин итек белән тездән саз ерып йөргән халык моңа ышанмаган, билгеле, абый арттыра дип,  ирен кырые белән елмайган гына.

– Ә ул сүзендә торды. Шуннан соң халык иң авыр вакытларда да  аңа ышанычын югалтмады.

Тыйнак һәм кешеләрдән читтә йөрергә яраткан Володя абзый, остаханәсе коймасына таянып, менә шуларны сөйләп алды.

Халык бәйрәмгә милли киемнәрдән чыккан, кунакны үзләренең йоласына туры китереп, чуенда боткасын пешереп, коймагын салып каршы алды. Хөрмәт дигән нәрсә – беренче урында. Менә алар халык җырларын башкара, шул арада «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырый башлый. Татарстанда яшибез ләбаса, дип елмая китапханәче Валентина Копанева.

Әлеге җырга спорт министры Владимир Леонов та игътибар иткән:

– Күренеп тора: биредә иҗади кешеләр яши. Мәдәният йорты монда нәкъ урынында. Авылда күбрәк эшлибез дисәләр дә, иҗади яктан да үсәсе бар бит әле. Эш сөючән кеше һәр яктан камилләшергә тиеш. Миңа калса, бу мәдәният йорты авылга яңа сулыш өрәчәк.

Мәдәният бәйрәме. Әлеге тантанага Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әнә шундый бәя бирде һәм клубка Президенттан 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Эшлисе эшләре күп әле авыл халкының. Кулы мең төрле эш белгән Владимир Борисов балаларны агач эшенә өйрәтеп кенә калмый, алар ярдәме белән клуб каршына әкияти композиция корырга җыена. Күршесе өй каршындагы юан тирәкләрне аударган булган, Владимир аны остаханәсенә сорап алган. Болар билгесез солдатларга һәйкәл булачак, ди Владимир абый.

Менә шундый кешеләр яши бу авылда. Киң күңелле табигать балалары…

Гөлинә Гыймадова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү