28 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Хрущев “җепшеклеге”
65 ел элек (1953) КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре булып Никита Сергеевич Хрущев сайлана. “Хрущев чоры” 11 ел дәвам итә. Аның исеме белән бәйле “җепшеклек” Сталин үлгәннән соң башлана. Бу еллар космосны яулау, актив төстә торак төзү, шуның белән бергә авыл хуҗалыгы һәм тышкы сәясәттәге уңышсызлыклар белән бәяләнә.
1964 елның октябрь аенда КПСС Үзәк Комитетының Октябрь пленумында ул “авыру сәбәпле” барлык партия һәи дәүләт вазыйфаларыннан азат ителә. Бу вакытта Хрущев үзе ялда була.

Алтай крае һәм Новосибирск өлкәсе
81 ел элек (1937) СССР Үзәк Башкарма комитеты Көнбатыш-Себер краен Алтай краена һәм Новосибирск өлкәсенә бүлү турында карар кабул итә. Бүген Россия Федерациясенең бу ике субъекты Себер федераль округына керә.

Пугачев бунты
245 ел элек (1773) Емельян Пугачев җитәкчелегендә крестьяннар восстаниесе башлана. Дон казагы Емельян Пугачев казакларны, ирек бирү нияте белән хезмәткә чакырып, манифест игълан итә. Бу восстание Оренбург краена, Урал, Кама буе, Башкортстан, Көнбатыш Себернең бер өлеше, Урта һәм Түбән Идел буе җирләренә җәелә. Казакларга башкортлар, татарлар, казахлар, Уралдагы завод эшчеләре, крестьяннар кушыла.
Пугачев бунты зур күләмдәге крестьяннар сугышына әверелә. 1774 елда Пугачевның әсирлеккә төшүенә карамастан, ул 1775 елның урталарына кадәр дәвам итә.
1775 елның гыйнварында Емельян Пугачев һәм аның тарафдарлары тикшерү эшләреннән һәм судтан соң җәзалап үтерелә.


Фикер өстәү