Россиядә 111 мәктәп карантинга ябылган

Грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, Россиянең 111 мәктәбе карантинга ябылганлыгы хакында хәбәр итә ТАСС.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, коронавирус таралу сәбәпле, 111 мәктәп ябылган, ә 34 мәктәп штат режимында эшли. Ә кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылган. Авыру таралу гадәти сезон күрсәткечләреннән артык түгеллеге искәртелә хәбәрдә.

Ведомоствода балаларга караганда күбрәк зурлар авыруы турында хәбәр иткәннәр.

Төбәкләрдә мәктәпләрне карантинга ябу тулы контрольдә тотыла.


Фикер өстәү