Казанда Илһам Шакиров яшәгән йортта аның истәлегенә мемориал такта ачыла

2020 елның 1 октябре – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Бу хакта Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мемориал такта 1975 –2005 елларда җырчы яшәгән Николаев урамы 5 нче йорт диварына куелган. Тантаналы чарада 10да башлана, анда рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.


Фикер өстәү