Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак

Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак. Мемориаль тактаны Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортта урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, республика Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җырчыга истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимнәре белән килешкән.

«Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәгән», — дип мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.

 


Фикер өстәү