Россиядә коронавирус йоктыручылар саны ике-өч атнадан иң югары ноктасына җитәргә мөмкин

Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан артырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«Вазгыять уңай якка үзгәргән очракта бер атнадан соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны кими башлаячак, Россия ике-өч атнадан әлеге күрсәткеч буенча иң югары ноктага җитәчәк», — диде Тавадян.

Аның сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк. Эксперт катгый изоляция чаралары кертүнең мәгънәсен күрми. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гражданнарның 80 проценты барлык чараларны да үтәргә тиеш. Әмма мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, дип саный Тавадян.


Фикер өстәү