Республика клиник хастаханәсендә Сovid-бүлекләр тагын ачыла

Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен өстәмә Сovid-бүлекләр ачыла. Бу Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә төшкән йөкне җиңеләйтергә тиеш.

“Без коронавирус инфекциясе расланган пациентларга акушерлык, махсус терапевтик, хирургия травматология ярдәме күрсәтү өчен бүлекләр ачабыз”, — дигән баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин.

Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшләячәк. Планлы тикшерүләр, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең барысы да аны үз вакытында тиешле күләмдә һәм сыйфатта алачак.

Сүз уңаеннан, Новосибирскиның вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни «Вектор» үзәгендә уйлап табылган вакцинага патент бирелгән. Препарат «ЭпиВакКорона» дип атала. Иммун реакция барлыкка китереп, вакцина иммунитетның алга таба ныгуына ярдәм итә.


Фикер өстәү