«Без, тышкы кыяфәткә карап, күп нәрсә югалттык. Хикмәт күңелдә ич»

Егерме еллап элек булды бу хәл. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укучы өч шәкерт нидер ашап агуланды да, якыннары моны зурга җибәрде. Ягъни газета редакцияләренә килеп сөйләде, чара күрергә чакырды. Чөнки мәдрәсә җитәкчеләре, кайдадыр тәгам җыйгансыз да, шуның зәхмәтен безнең өскә аударып маташасыз, дип боларны орышкан. Тегеләре юньләп укымаган, сабакларын да калдырган булган, ахры. Ялгышмасам, боларның икесенме, өчесендәме мәдрәсәдән үк сөрделәр. Ул чакта мин бу хәлне тозлап-борычлап газетабызда язып чыктым.

Шул вакытта әлеге язма аркасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Иман» нәшрияты башлыгы, шактый вакыт әлеге дә баягы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры да булып эшләп алган Вәлиулла Якуб белән конфликт килеп чыкты. Минем бу очракны язып чыгуымны мәрхүм Вәлиулла хәзрәт мөфтиебез Госман Исхакыйга зур «җинаять» итеп җиткергән икән. Шуңа күрә мөфти дә байтак вакыт миңа кырын карап йөрде. Ул чакта хәзрәт: «Яшьләр болай да мәдрәсәгә килергә атлыгып тормый. Болай язарга ярамый! Егетләрне биздерәсең, Рәшит абый!» – дип үзенекен төшендерергә тырышкан иде. Хәзерге акылым белән аңлыйм кебек. Мөгаен, язып чыгарга ашыкмаска кирәк булгандыр. Нишлисең, без – журналистлар еш кына, чирен яшергән – үлгән, дигән кагыйдәгә өстенлек бирәбез.
Татарстан Диния нәзарәтендә Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышлап «IX Якупов укулары» уздырылды. Чарада катнашучылар чыгыш ясаганда күңелдә менә шул хатирә яңарды. Быел укулар «Иман» нәшриятының оешуына 30 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Әле кайчан гына нәшрият оешуның егерме еллыгын уздырган идек… Ул вакытта «Иман» нәшрияты дигәндә – Вәлиулла хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт дигәндә иманлылар күз алдына килеп баса иде. Сер түгел, үзем дә ул елларда нәшриятта «Дин вә әдәп» журналын тергезергә тырышып көч куйдым. Журналист Гамил Гыйбадуллин бер үзе әллә ике, әллә өч исемдәге газета чыгарды. Мөфтинең бүгенге беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт исә иске имляны тергезгән газетаны аякка бастырды. Дөрес, «Иман» нәшриятының бүгенге җитәкчесе, утыз еллыкны уздырганда бүләкләнгән Нияз хәзрәт Сабиров ул чакта мәктәп баласы гына иде. Күпсенүем түгел. Вәлиулла хәзрәтнең оештыру сәләтенә, киң колачлы эш йөртүенә генә гаҗәпләнүем. Андый шәхесләр сирәк туа. Хәер, хәзер заманы башка. Бүген Диния нәзарәтенең зур мөмкинлекләре булган «Хозур» нәшрияты эшләп килә, «Хозур» телевидениесе бар. Әмма ул заманда иманлылар җәмгыятебездә дини әдәбиятка булган ихтыяҗны басу өчен кулдан килгәнне дә, кем әйтмешли, килмәгәнне дә эшләде. Белгечләр әйтүенчә, В. Якупов җитәкчелек иткән вакытта «Иман» меңнән артык исемдәге миллионнарча дини әдәбият – китап, газета-журнал, брошюра бастырып чыгарган.

– Чыгышымны әзерләгәндә мин, Вәлиулла хәзрәт – Россиядә ислам яңарышының көзгесе, дип нәтиҗә ясамакчы идем. Чынбарлыкта, ул ислам яңарышының әйдаманы булды, дини мирасыбызны кайтаруның башында торды. Туксанынчы елларда бездә чит илләрдән килгән һәр төрле миссионерлар дистәләрчә мәдрәсә ачты. Нәзарәттә дини гыйлем бирү өлкәсен үз карамагына алып, төрле секталарның эшчәнлеген тәнкыйтьләгән, Хәнәфи мәзһәбенең асылын аңлаткан белгеч булды ул. Дөрес, катлаулы шәхес иде. Аның милләтебез алдындагы эшләрен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз, – дип Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин укулар барышында В. Якубның тормышы һәм эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Әйе, Рәфыйк абый дөрес әйтә. Ел да укулар вакытында Вәлиулла хәзрәт мирасыннан сайланма әсәрләрен бастырып чыгарасы иде дигән фикер яңгырый. Тик һаман бу матур теләк булып кына кала. Югыйсә шәкертләр, остазлар өчен, гомумән, ислам дине белән кызыксынучыларга кызыклы, файдалы чыганак булыр иде бу хезмәтләр. Әйе, Вәлиулла хәзрәтнең моңарчы тискәре бәяләнеп килгән Ишми ишан кебек кадимче муллаларның хезмәтләрен нәшер итүе дини фәннәребез, гомумән, ислам мирасы белән кызыксынучыларга җитди, саллы рухи азык булыр иде. Чынлап та, җәдитче, кадимче дип бүлгәләүләрнең бик тә шартлы икәнен хәзер күпләребез аңлый башлады инде.
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерләре дә гыйбрәтле. «Вәлиулла бер төрле генә булмады. Аерым алганда, соңрак озын сакал йөртүгә каршы чыгыш ясаса да, үзенең дә көрәк сакал йөрткән чакларын хәтерлим әле. Без, тышкы кыяфәткә карап, күп нәрсә югалттык. Хикмәт күңелдә ич. Мин бер вакыт китапханәдән «Мең дә бер кичә»нең җиденче томын алып укыдым. Шунда догалар күреп хәйран калган идем. Анда еш кына, дога кылды, дигән гыйбарәләр, дога текстлары очрый. Бервакыт шуны Вәлиуллага сөйләдем. «Беләсеңме, хәзрәт, мин ул догаларны дәфтәремә күчереп алып, соңрак китап итеп бастырып чыгардым», – дип җавап бирде ул миңа. Бу елларда, дини яңарыш башланганда догаларга да кытлык иде ич», – дип хатирәләргә бирелде ул. Күр әле: хәзерге нәширләр «Мең дә бер кичә»дән догаларны төшереп калдырып бастыра икән ич, җәмәгать!

Якупов укулары менә шундый ачышлары, табыш-югалтулары белән истә калды. Югалту дигәннән, югалтуның иң зурысы Вәлиулла хәзрәт үзе инде. Хәер, күңелләребездә сакланганда мондый шәхесләр югалмый, сафларыбызда бара, әле әйдәкләп тә тора. Хаталары, табышлары, казанышлары белән замандашларыбыз өчен генә түгел, үкчәбезгә басып килгән, әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән яшь буынга да кызыклы, гыйбрәтле кеше булачак ул, минемчә.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү