Татарстанда уңыш җыю дәвам итә

Татарстанда бәрәңге, шикәр чөгендере, сезонлы яшелчәләр һәм майлы культуралар җыю дәвам итә.

Бу хакта Хөкүмәт йортында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Аерым алганда, Татарстанда 1,4 мең гектардан сезонлы яшелчә җыеп алынган, бу алар биләгән мәйданның 58 процентын тәшкил итә. Бәрәңге 3,6 мең гектардан, ягъни гомуми мәйданның 87 процентыннан җыелган. Шикәр чөгендере 32 мең гектарга якын мәйданнан җыелган, бу 65 процентын тәшкил итә. Чөгендер уңышы буенча Тәтеш, Зәй, Сарман, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Тукай, Буа һәм Апас районнары алда бара.


Фикер өстәү