Республикада Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттеләр

«Балаларны яратмасаң, мәктәптә эшләп булмый». Бу сүзләрне элек тә әйткәннәр, бүген дә әйтәләр. Мәктәпләрдә күп нәрсә үзгәрсә дә, укытучының балаларга булган мәхәббәтен берни үзгәртә алмый. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә  узган халыкара укытучылар көненә  республиканың иң сабыр, иң белемле мөгаллимнәр җыелган.


Туйдырды…
  Кәгазь боткасы, укучыларның «2ле» алулары, төне буе дәфтәр тикшерүләр, электрон журналга билге куюлар, әти-әниләр белән  мөнәсәбәтләрне җайлау…  Кичтән  тәмам алҗыган укытучы шулай дип уйласа да, иртән мәктәпкә баргач, аның фикере үзгәрә дә куя. Елмаеп, «апа», «абый» дип дәшкән, янында бөтерелгән укучыларын күрүгә: «Юк, мин алардан башка яши алмыйм», – дип, күңеле кабат яктылык белән тула аның. Бу  – шундый үтә торган халәт. Моны һәр укытучының кичергәне бардыр, мөгаен.

Әнә республиканың атказанган укытучысы исеменә лаек булган, Арча шәһәренең 7 нче мәктәбендәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фәйзуллина үз  хисләрен яшермичә шулай ди:

– Мәктәптән башка киләчәгемне күз алдына да китерә алмыйм. Кичтән «туйдым» дип уйласаң,  иртән мәктәп ишеген ачып кергәч, балаларның шау-шуын ишетеп, ягымлы карашларын тойгач, бар арыганнар, проблемалар онытыла.  Балалар туган телләрен белсен, тормышка әзер булсын дип тырышам. Көндәлек тормыш хисапка, кәгазьгә чумган. Барысына өлгер генә! Кайбер вакытларда укытырга да вакыт калмый. Тәүлеккә сузылган хезмәт… Ләкин балаларны ярату, аларның уңышларын күрү, бурычыңны тою бар авырлыкны оныттыра, яңа көч бирә.

Укытучыларны  һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килгән Президент Рөстәм Миңнеханов   мөгаллимнәргә укучыларның ихлас яратуын теләде. Ул Татарстанда мәгариф системасының  бай тарихка ия булуын, аның Европа, илнең  иң алдынгы технологияләренә, милли традицияләргә таянуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов  белдергәнчә, соңгы ун ел эчендә республикада мәгарифкә  зур игътибар бирелде. Барлыгы 62 мәктәп, 239 балалар бакчасы төзелгән, 1300дән артык мәгариф оешмасы төзекләндерелгән.  Һөнәри белем бирү системасы тулысынча үзгәртелгән. Президент БДИның уртача баллы  илкүләм уртача күрсәткечтән югары булуын укытучыларның осталыгына бәйле дип бәяләде. Татарстан укучылары бөтенроссия олимпиада нәтиҗәләре буенча бары  Мәскәү, Санкт-Петербург укучыларыннан гына калыша.

– Укытучы дигән сүз барлык телләрдә дә хөрмәт белән әйтелә. Укытучы хезмәте – илнең нигезе, аның акыл көче һәм икътисади үсеше булды һәм  булачак. Халыкара  укытучы көне – иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бу көн чәчәкләрнең хуш исе, укучыларның тәбрикләүләре, сезнең елмаюыгыз белән тулган көн. Кеше нинди генә нәтиҗәләргә ирешмәсен, уңышның нигезе мәктәптә салына. Республика һәм илебезнең киләчәге – сезнең кулларда, – диде Президент, укытучыларга олы хөрмәт белдереп.

Чарада иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр. Аларга хезмәтләренең әҗере итеп мәртәбәле исемнәр  дә бирелде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанның, Россиянең «Ел укытучысы» исемнәрен яулаучы, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләгән, үзләре дә җиңүләргә лаек булган укытучыларны уңышның нигезе дип атады.

– Укытучы көне  милли бәйрәмгә тиң, аны билгеләп үтү – зур вакыйга. Укытучы  ул –һөнәр генә түгел, тугрылык, сәләт. Бүген без укырга, санарга, тылсымлы «әти-әни» дигән сүзләрне язарга өйрәткән беренче укытучыларыбызны котларга тиеш. Укытучылар тормышта зур роль уйный, алар безне гомер буена озата бара, – ди Илсур Һадиуллин. – Республика җитәкчелеге ярдәме белән республика мәгариф системасында  күп нәрсәләр эшләнә.  Укытучыларның куәте бик зур. Укучыларыбыз, укытучыларга ярдәм итүче, аларның фикерләрен хуплаучы әти-әниләр белән горурланабыз. Пандемия вакытында укытучыларга җиңел булмады. Без беренче тапкыр һәр йортка кердек. Сыйныф җитәкчеләре әти-әниләр, балалар белән бергә булды. Күбегез өчен мәктәп ул – эш урыны гына түгел, ә икенче өе кебек. Бу һөнәрне башкалар белән чагыштыру да дөрес булмас, чөнки сезнең кулда – буыннар язмышы. Киләчәктә безне зур бурычлар көтә. Илкүләм проектлар,  күптелле белем бирү, белем сыйфатын күтәрү. 2021 ел  – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Аны бергәләп нәтиҗәле итеп үткәрик. Барлык укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

Врезка

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, КФУ галиме, педагогика фәннәре докторы:

– Укытучы һөнәре теләсә кайсы чорда, теләсә нинди икътисад шартларында  да иң абруйлы һөнәрләрнең берсе булып санала. Еш кына, элек мөгаллимнәрне бик нык хөрмәт итәләр иде, хәзер алай түгел, дигән сүзләрне  ишетергә туры килә. Белемле укытучыларны әти-әниләр һәрвакыт хөрмәт итте. Әлбәттә, аларның төрлесе бар.  Кайбер укытучыларның профессиональ осталыгы кимү сәбәпле, берара  дәрәҗәсе төшкән иде. Әмма  бу абруй кире кайтты. Балаларны яраткан, әти-әниләр белән уртак тел таба белгән, заман белән бергә атлаган, үзен шәхес итеп таныта алган укытучы беркайчан да абруен югалтмый.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү