Рөстәм Миңнеханов: «Мәктәптән өйгә  дә кайтасы килмидер»

«Мәктәптән өйгә  дә кайтасы килмидер». Укытучы көнендә «Адымнар» күптелле белем бирү комплексындагы заманча шартлар белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде. Ул әлеге мәктәпне оҗмахка тиңләде. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Президент әйтүенчә,  мәктәп  укытучыларсыз берни түгел. Белем бирүдә  укытучы 90 процент рольне уйнаса,  калганы мохиттән тора.  Бер ел эчендә яхшы мәктәпләр төзеп була, әмма коллектив исә кайчагында дистә еллар дәвамында формалаша. Очрашуда Президент үз мәктәбендә укыткан укытучыларны искә алды, үзе укыган сыйныфны  районда башкаларга караганда көчлерәк булганын әйтте.

«Адымнар» проекты  федераль белем бирү стандартлары һәм «Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә, рус, татар һәм инглиз телләрендә көндәшлеккә сәләтле белем бирүне тәэмин итүче заманча мәктәпнең моделе булырга тиеш. 2024 елга аларның саны алтау булачак. Икесе – Казанда, берсе Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада һәм Әлмәттә. Быел Казанда һәм Алабугада эшли башлады. Җитәкчеләр белем бирү шартлары белән танышты,  яшь һәм өлкән укытучылар  белән аралашты. Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Президент аларны яшь белгечләргә тәҗрибә уртаклашырга өндәде: «Сез, өлкән иптәшләр буларак, остазлар булырга тиеш». Алар сыйныфларда, лабораторияләрдә, остаханәләрдә, ашханәдә, спорт залында, бассейнда, балалар иҗаты бүлмәләрендә булдылар. Шулай ук мәктәп каршында интернат та  ачылган. Анда  җиде районнан килгән балалар яши. Президент мондый мәктәпләрнең илдә сирәк булуын искәртте. «Монда зыялылар тәрбияләргә кирәк. Кемдер рәсем ясый, кемдер җырлый. Балаларның сәләтләрен ачарга кирәк», – диде.

Минтимер Шәймиев Президентның фикерен хуплап, укытучының иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәр икәнен әйтеп, Укытучы сүзен һәрвакыт зур хәрефтән язарга кирәк, диде.


Фикер өстәү