Татарстанда һава торышы үзгәрә

6 октябрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы булачак, көндез бераз яңгыр һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә болытлы һава торышы булыр дип фаразлана. Төнлә явым-төшем яву ихтималы юк диярлек, әмма көнбатыштан килгән атмосфера фронты йогынтысында көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә 0…+5 градус җылы була. Төбәкнең көнчыгышында -5 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез һава температурасы +9…+14 градуска кадәр күтәрелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, атна уртасында Татарстанда җылыта.


Фикер өстәү