Россиядән авиаэлемтәләр яңартылачак

Россия авиакомпанияләре 24 илдән даими очышларга рөхсәт алды, мондый боерыкны Росавиация чыгарды.

Авиакомпанияләр Белоруссия, Бөекбритания, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Мальдивлар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия һәм Танзаниягә керә алачак. Очышларга рөхсәт бирелгән ябык илләр дә бар — Әзербайҗан, Әрмәнстан, Германия, Греция, Израиль, Испания, Италия, Кипр, Кытай, Мальта, Нидерланд, Согуд Гарәбстаны, Төрекмәнстан, Чехия, Үзбәкстан.

Авикомпанияләр шулай ук Австриягә, Болгариягә, Венгриягә, Испаниягә, Франциягә һәм Кубага чартер очышларга рөхсәт алды.

Росавиация вәкиле ассызыклап үткәнчә, бу документ авиаочышларның яңадан гамәлдә булуын аңлатмый.

«Авиакомпаниягә рөхсәт — очышлар яңадан гамәлдә булгач, алардан файдаланырга мөмкинлек бирүче хокук», — дип тәмамлады ул.


Фикер өстәү