9 апрельдән 52 ил белән авиаэлемтәләр яңартыла

Россия самолетлары Аргентинага, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасына һәм башка дустанә илләргә оча башлаячак.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 9 апрельдән Россия белән 52 ил арасында даими һәм чартер рейслары яңартылачагын белдергән. Аның әйтүенчә, коронавирус акрынлап чигенә, шуңа күрә илебезнең авиакомпанияләре өчен ачык юнәлешләрне киңәйтергә вакыт.

Хәзерге вакытта 15 илгә, шул исәптән Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләренә – Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстанга, Катар, Мексикага чикләүләресез очарга мөмкин. Инде менә 9 апрельдән Аргентина, һиндстан, Кытай, ЮАР башка дустанә илләр белән авиаэлемтәләр яңартылачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россиянең S7 Airlines авиакомпаниясе Таҗикстан һәм Кыргызстанга даими рейсларны яңартып җибәргән.


Фикер өстәү