ОРВИ белән авыручыларда коронавируска иммунитет барлыкка килү мөмкинлеген ачыклаганнар

Америка галимнәренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, сезонлы ОРВИ белән авырган кешеләрнең күп кенә коронавирусларга, шул исәптән Covid-19га иммунитет барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федераль ведомствода тикшеренүчеләр мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әлегә әйтә алмый, дип ассызыкладылар. Шулай ук грипп белән авыручылар коронавируска каршы иммунитетлы була ала дигән фәнни мәгълүматлар юк.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, IgG антитәнчекләре булган кешеләр барыбер Covid-19 вирусын таратырга сәләтле, гәрчә бу сирәк күренеш булса да.


Фикер өстәү