Камчатканы кем агулаган?

Моннан өч атна тирәсе элек социаль челтәрләрдә Камчаткада яшәүчеләрнең шомлы хәбәрләре күренә башлады. Серфинг тактасына басып дулкында сәяхәт итүчеләр һәм диңгезгә ял итәргә чыккан башка халык кыска вакытка күрү сәләтләрен югалтулары, күңел болгану һәм ютәл пәйда булуыннан зарланыштылар.

Кешеләрнең Петропавловск-Камчатский шәһәре янында Тын океанның ниндидер билгесез агу белән агулануы хакында хәбәрләре күренә иде. Халык теленә кергән шөбһәле хәбәрләр гадәттәгечә игътибарсыз калдырылды. Әмма үткән атнада диңгез дулкыннары яр комына үлгән моллюск, балык, кальмар, сигезьаяк, краблар китереп тутыргач, рәсми рәвештә дә чаң кагулар башланды. Инде океан суындагы сары күбекне дә күрми калу мөмкин булмый башлады, диләр.

Төбәк хакимиятләре һәм табигатьне саклау прокуратурасы хәлне ачыклау өчен эшче төркем оештырды. Беренче нәтиҗәләр суда фенолның рөхсәт ителгән күләмнән – 2,5, нефть продуктларының 3,6 тапкыр күбрәк булуын күрсәтте. Экологлар чын дөреслекне ачыклау өчен су анализы гына җитмәвен белдерделәр. Су килә дә китә, анда агу күләме сыеклана. Анализны үлгән диңгез хайваннарыннан һәм моллюсклардан алу отышлырак дигән фикер өстенлекне алды. Камчаткага Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая рәсми визит белән барган икән. Ул тикшеренү эшләренә Россиянең иң яхшы фәнни-тикшеренү үзәкләре җәлеп ителәчәген әйтте.

Хәзерге вакытта белгечләр телендә экологик фаҗиганең әллә ничә төрле фаразы яши. Бәхәсләр дә уята. Үтеп китүче кораблардан нефть продуктлары акмадымы икән, диючеләр җитәрлек. Шул тирәдәге «Радыгино» хәрби полигонындагы хәрбиләргә шик белдерүчеләр дә күренә. Монысын Оборона министрлыгында кире кагалар, июньнән башлап ул урында хәрби техниканың хәрәкәткә килмәвен белдерәләр. Җир тетрәү нәтиҗәсендә җир кабыгы ярылып, агулы матдәләр өскә чыкмадымы икән дигән фараз да ишетелә.

Фаразларның берсе дә өстенлекне алмады әлегә. Үткән якшәмбедә ком һәм су анализы гына түгел, үлгән хаваннарның биоматериалы да алынып, махсус контейнерларда Мәскәүгә озатылды. 250 килограмм материал «Аэрофлот» рейсы белән башкалага килеп җитте инде. Аны химия, биология һәм токсикология буенча Россиянең әйдәп баручы белгечләре тикшерәчәк. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү нәтиҗәләре турында докладны шәхсән үз кулларына кабул итеп алачагын әйтте. Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионова да вазгыятьне контрольдә тотуда Тикшерү комитетына булышачагын игълан итте. Генераль прокуратура да, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы да гаеплене табуда көчләрен кызганмаячакларын хәбәр итәләр.

                            Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Анна Стрельченко / ТАСС


Фикер өстәү