6 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россия иминиятләштерүчесе көне
1921 елның 6 октябрендә Халык Комиссарлары Советы милекне дәүләти иминиятләштерү турында декрет кабул итә. Финанс Халык Комиссариатында баш идарә оештырыла. Бүген ул Госстрах дип атала.
Госстрах СССР да 70 елга якын әлеге өлкәдә монополист була. 1988 елда Кооперация турындагы закон кабул ителгәч кенә, дәүләти булмаган иминиятләштерү компанияләре барлыкка килә башлый.
Гомумән алганда, Россиядә иминиятләштерүнең 230 еллык тарихы бар. Ул Екатерина II нең 1786 елда илебездә беренче иминиятләштерү институтын оештыру турындагы манифестка кул куюыннан башлана.
Бүгенге көндә Россиядә 400 дән артык иминиятләштерү компаниясе бар. Анда 60 меңнән артык агент эшли.

Иң зур зыян китергән җир тетрәү
71 ел элек (1948) Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта бик көчле җир тетри (Рихтер шкаласы буенча 7,3 магнитуда белән). Аның үзәге 18 километр тирәнлектә нәкъ шәһәр астында була.
Бу каза нәтиҗәсендә шәһәр халкының өчтән ике өлеше һәлак була, биналарның 98 проценты җимерелә. Бүгенгә көнгә кадәр үлүчеләрнең төгәл саны юк. Ашхабадтан кала башка торак урыннар да зыян күрә.
Бу җир тетрәү кешелек тарихында иң зур зыян китергән һәлакәтләрдән дип санала. 1995 елдан бирле 6 октябрь Төрекмәнстанда Хәтер көне буларак билгеләнеп үтә.


Фикер өстәү