Президент Юлламасында катнашкан сыер савучы: «Мин – авыл өчен туган кеше»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Юлламасына чакырулы кешеләр арасында Әтнә районының Чишмәле Сап авылында яшәүче Резидә Әкбәрова да бар иде. 30 ел сыерлар сауган гап-гади хезмәт кешесе ул. Бүген «Таң» хуҗалыгында көн саен меңәр сыер савучы тыйнак кына авыл апасы.

– Бик куркып кына бардым мин ул чарага, чөнки андый җирләрдә бер дә булганым юк иде, – диде ул безгә зур чарадан алган хис-кичерешләре белән уртаклашуны сорагач. – Тыйнак мин… Барасын белгәч, кыенсынып та калдым. Депутатлар, җитәкчеләр янында йөреп өйрәнмәгән бит инде. Дөресен генә әйткәндә, мин – авыл өчен генә туган кеше. Шәһәргә омтылмадым да. Яшь чакта гына, кеше китә, дип китеп караган идем. Минеке булып чыкмады. Авылымны, малкайларымны яратам. Алар янында тыныч миңа. Бәйгеләрдә катнашырга да атлыгып тормыйм. Анда бик үҗәт, тәвәккәл кешеләр барадыр. Мин исә алдыма карыйм да кушканны эшлим генә.
Гомер буе авылда яшәгән, мәктәпне тәмамлау белән үк мал-туар арасында кайнашкан апаны аңлап та була, әлбәттә.
– 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, берничә төрле эштә эшләдем, – ди ул. – Шуннан соң, яшь чак бит, шәһәр күрәсе килү теләге Казанга алып килде. Ләкин озак эшли алмадым мин заводта: кабат авылыма кайттым. Ирем белән тормыш корып җибәргәч, шушы авыл фермасына эшкә урнаштым. Башта бозаулар карадым. Аннан соң таналар карарга куйдылар. Эшкә курка-курка гына алынган идем, хезмәттәшләрем ярдәме белән анысын да өйрәндем. Шуннан бирле сыер савудан туктаганым юк. Декретка чыккач та озак утырмадык. Эшкә чыктым.
Оптимальләштерү җилләре Чишмәле Сап авылындагы фермага да кагыла. Ул өч ел элек бетерелгәч, ун чакрым ераклыктагы Кышлау авылындагы мегафермага йөреп эшли башлыйлар. Сыер савучылар өч смена белән эшлиләр.
– Үзебезнең авыл фермасы белән чагыштырганда, хезмәт шартлары бик әйбәт, әлбәттә. Ферма чиста, якты, җылы, уңайлы. Чиләк тә, сәнәк тә күтәрәсе юк. Савасы да савасы. Смена саен мең сыер савабыз. Эштәге атмосфера ошый миңа. Бергә эшләгән иптәшләрем бик әйбәт, ярдәмчелләр. Килешеп эшлибез. Шуңа күрә эшкә барасы гына килеп тора. Исәнлек булып, эшләргә генә язсын дибез, – ди ул. – Өйдә дә терлекләр тотабыз. Моңа кадәр ике сыер саудык. Аларын быел гына бетердек. Ике улыбыз бар. Алар да булыша.
Резидә Әкбәрова җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уңайлы фермаларда яхшы хезмәт хакы алып эшләүдә аларның өлеше зур дип саный:
– Җитәкчебез Алмаз Мәсхүтовичка рәхмәт. Пенсиягә китәр алдыннан шундый якты фермаларда эшләү бәхетенә ирештек. Хезмәт хакларыннан да бик канәгать. Бүген без 38 мең сум акча алабыз. Фермабыздагы белгечләр дә – үз эшләренең осталары. Шуңа күрә хуҗалыгыбыз сөт саву буенча алда бара.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү