Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җитәкчелек составы белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җитәкчелек составы белән очрашты.

Яңа билгеләнгән барлык министрлар да үз урынбасарларын тәкъдим иттеләр, тармак кысаларында җавап бирә торган юнәлешләр турында җентекләп сөйләделәр.
Билгеләнер алдыннан һәр җитәкче үз урынбасарлары белән комиссия узды, анда тармакның үсеш перспективалары турында сөйләде.

Президент команда эшенең мөһимлегенә игътибар итте. Бу милли проектларда язылган барлык күрсәткечләргә ирешү өчен мөһим. Ә иң мөһиме, республика халкының тормыш сыйфатын күтәрү өчен.
«Без бердәм команда кебек эшләргә тиеш. Сез имтиханыгызны тапшырдыгыз, комиссия фикер алышулар үткәрде. Бу республика Хөкүмәтендә эшләү өчен зур ышаныч. Барыгызга да уңышлы эш телим», — диде Президент.


Фикер өстәү