«Бездә үзара салым акчасын бирми калучылар юк»

Килешәсездер: соңгы берничә елда авылларда шактый зур үзгәрешләр булды. Хөкүмәт программалары нигезендә төзелгән, яңартылган биналар күзгә күренеп арта, алар авылларга икенче сулыш бирде. Әлеге биналарның бер тирәдә булуы исә авыл үзәкләрен заманчалаштыра да куя.

Балтач районының Борнак авылында да шундый хәл: өр-яңа мәктәп-бакча, капиталь ремонттан соң клуб, җирле үзидарә биналары, төзекләндерелгән мәчет, яңа урынга күчереп салынган, яңартылган һәйкәл… Бөтенесе матурлап, заманча коймалар белән әйләндереп алынган. 2018 елда яңартылган Яңгул –Борнак арасындагы юлдан башлап, һәр бинага бара, керә торган юллар асфальт… Матур, төзек, чиста. Элек мондый үзәк Ор авылында, якташлары, элекке элемтә министры Ринат Җәләлов тырышлыгы белән булдырылса (Ор ничә еллар бердәнбер булып, бик күп авылларны кызыктырып, көнләштереп яшәде), бүген шундый авылларның арта баруы сөендерә.
Әйткәнемчә, бу матур башлангычларның күбесе, әгәр хөкүмәт программалары булмаса, хыял булып кына калыр иде. Аларның чынбарлыкка әйләнүендә урындагы җитәкчеләр, коллективлар, авыл халкының тырышлыгын да бәяләми калып булмый. Әлеге төзелешләрнең барысына да (тирә-юньнәрен тәртипләү, коймалатып алу ише «вак-төяк» кенә булып күренгән ярдәмнәрне санап чыгарга шактый вакыт кирәк булдыр иде) «Борнак» хуҗалыгының саллы матди булышлыгы кергән. Әле боларга зиратка бару юлына таш салдыру, аны заманча итеп коймалатып алу, ташландык урынын чистартып, зур агачларын кистерү, Ишми ишан каберен тәртипкә китерү, истәлек ташы куйдыру кебек эшләрне дә өстәргә кирәк. Мондый ярдәмнәрнең Борнакка гына түгел, башка авылларга да күрсәтелүен дә истә тотасы бар.
– Хуҗалык идарәсе ярдәменнән башка авыл җирлекләрендә эш бармас иде, без, шөкер, аңлашып, килешеп эшлибез. Нинди генә сорау булса да, хәл итәргә тырышалар, – ди авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин. – Үзара салым программасы да бик вакытлы һәм кирәкле әйбер булды. Сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәлне күчерү чыгымнарын җирле үзидарә күтәрсә, авыллар эчендәге башка бик күп яхшы яңалыкларны авылдашлар тырышлыгы – үзара салым акчасы ярдәмендә башкардык. Борнакта гына түгел, җирле үзидарәгә караган башка авылларда да шактый эшләнде. Гаделлек булсын өчен без башта ук һәр авылның җыелган үз акчасын (хөкүмәт өстәгән сумма белән) үзләренә тоттык. Үзара салым акчасы һәм ЩПС программасы нигезендә бездә авыллардагы барлык урамнар тәртипкә китерелде инде. Халык бездә үзара салымны бик аңлап кабул итте. Алдагы елларда ул һәркемнән 400 – 500 сум җыйналса, дүрткә тапкырланып кире кайткач, зур сумма булачагын һәм аларның авыл өчен бик тә кирәкле эшләргә тотыласын аңлагач, ике ел инде 700әр сум җыйдык. Бездә беркем дә бу акчаны бирмичә калмый, Борнакта яшәүчеләр үзләре җирле үзидарәгә китерә, башка авылларга барып җыябыз. Бу акчага юллар, су башнялары, гидрантлар, колонкалар, Иске Торҗа һәм Карык-Сермада сугышта һәлак булган якташларга һәйкәл-обелисклар эшләнде… Нәтиҗәләр күз алдында булгач, халык та каршы килми, аңлаганнары өчен без аларга бик рәхмәтле. Шулай ук безнең барлык башлангычларны аңлап кабул иткән, матди яктан бөтен төзелеш-ремонт эшләренә, үткәрелгән барлык чараларга даими зур ярдәм күрсәтеп килгән «Борнак» хуҗалыгы идарәсенә дә рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да аңлашып, бергә-бергә яшәргә, эшләргә язсын. Хөкүмәт программалары да, үзара салым программасы да дәвамлы булсын, авылларны матурлаган саен матурлыйсы, яхшырткан саен яхшыртасы килә…
Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү