Түбән Камада мотоциклдагы яшүсмер аны туктатырга омтылган дустын бәрдергән

Түбән Кама шәһәре янында мотоциклдагы яшүсмер аны туктатырга омтылган дустын бәрдергән, дип хәбәр итә, Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Кичә, сәгать өчләр тирәсендә Түбән Уратма авылында яшүсмерләр «Пит байк»та йөргәннәр. 15 яшьлек егет зур тизлектә 14 яшьлек дустын бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул мотоциклны туктатырга теләгән.

Байк көпчәкләре астында калып малай аягын сындырган. Аны Түбән Кама балалар хастаханәсенә илткәннәр.


Фикер өстәү