«Бу – минем туган авыл!» бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган җиңүчеләрне кунак иттек

“Ватаным Татарстан” “Бу – минем туган авыл” бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә лаек булган җиңүчеләрне кунак итте.

Бүген редакциябез чын мәгънәсендә гөрләп торды. Беренчедән, бәйгедә кызыксындыру бүләкләренә лаек булган укучыларыбыз җыелды. Икенчедән, аларны котларга дип Камал театрыннан артистлар килде. Өченчедән, бәлешләр, коймаклар белән бәйрәмчә табын әзерләнде…

Мондый мизгелләрне күп санап булыр иде, әлбәттә. Шулай да бүгенге очрашуда иң әһәмиятлесе, дусларча аралашып, сөйләшеп утыру булгандыр. Авыл проблемаларын да күтәрдек, фәлсәфәгә дә бирелдек без, элеккеләрне дә искә төшердек, киләчәккә дә күз салдык. Газета, бәйге турында аерым сөйләштек. Нәрсә дисәк тә, мондый бәйгедә җиңүчеләр безнең өчен хезмәттәш, иҗатташ дус кебек. Әйтәсе сүзләр дә, фикерләр дә шактый күп җыелган булып чыкты. Без аларны тәфсилләп газета битләрендә бәян итәрбез.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү